КАЗАН ШЂЏЂРЕНЕЋ ЊЗЂКЛЂШТЕРЕЛГЂН КИТАПХАНЂ СИСТЕМАСЫ |
|
||||||||
|
|
|
2008 елда татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинга «Татарстанның Халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелде. За большие заслуги в развитии татарской литературы писателю Мусагиту Хабибуллину в 2008 году присвоено почетное звание «Народный писательТатарстана». Хикәяче, романчы, публицист Хәбибуллин Мөсәгыйт Мөдәррис улы 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман исемле авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Бавлы районы Шалты авылы җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында уку белән бергә авыл эшенә дә тартыла: җир сөрә, ашлык суктыргыч машиналарда эшли. 1944 елны уналты яшьлек яшүсмер егетне мәҗбүри рәвештә Магнитогорск шәһәренә җибәрәләр. Анда ул, икееллык һөнәр мәктәбендә һәм өч ел металл эше техникумында укып, 1946-1953 еллар арасында башта Магнитогорск каласындагы металлургия комбинатында токарь, аннары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бораулау эшләре оешмасында бораулаучы-мастер булып эшли. 1953 елда, туган авылына кайтып, күмәк хуҗалыкта инæенер-механик хезмәтендә була. 1958 елда Баулы шәһәрчегенә күчеп килә һәм 1966 елга кадәр «Баулынефтü» транспорт оешмасында шофер, механик, Баулы төбәк газетасы редакöиясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул чорда кичке урта мәктәпне, аннары, читтән торып укып, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1966-1968 елларда М.Хәбибуллин Татарстанның Азнакай шәһәрчегендә төбәк газетасы редакциясендә сәнәгать, төзелеш, транспорт бүлегенә җитәкчелек итә, 1969-1971 елларда исә, Таҗикстанга китеп, урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыта. 1971 елның июненнән бирле М.Хәбибуллин Казанда яши һәм 1989 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең оештыру эшләре буенча сәркәтибе вазифаларын башкара. 1989 елдан 1999 елга хәтле ул «Мирас» журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә була. Мөсәгыйт Хәбибуллин әдәбиятка зур хезмәт тәҗрибәсе туплап, тормышның үз эченнән килгән прозаикларның берсе. Аның тәүге әдәби язмалары, хикәяләре көндәлек матбугатта 1950 еллардан күренә башлый. «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле беренче күләмле әсәре басылып чыга. Ә «Җиде юл чатында» исемле беренче китабы 1969 елда дөнüя күрә. Авторның шуннан соң язылган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да...» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары, «Чоңгыллар» (1973) һәм «Сулар үргә акса да» (1982) романнары шул чор татар прозасындагы актуаль яңгырашлы әсәрләр буларак кабул ителәләр. Шулай да М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр – сиксәненче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки журнал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар серияседер: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһ бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Атилла», «Айбиби»... М.Хәбибуллин тарихи темаларга, милләт язмышы, әхлак мәсьәләләренә кагылышлы күп санлы публицистик мәкаләләр авторы буларак та укучыларга таныш. Ул – Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1977, 1987), Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Россия язучылары берлегенең әдәби бүләге (1984) һәм Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк (1996) иясе, 1970 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 2003 елда М.Хәбибуллин «Кубрат хан» китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
Писатель-прозаик Хабибуллин Мусагит Мударисович родился 25 декабря 1927 года в селе Абдрахманово Абдуллинского района Оренбургской области. Детство его прошло в родном селе, здесь же он окончил начальную школу. Затем продолжил учебу в семилетней школе в деревне Новые Шалты Республики Татарстан, по окончании которой был мобилизован в город Магнитогорск, где учился в ремесленном училище и получил специальность токаря. Последующие три года М.Хабибуллин продолжал обучение в металлургическом техникуме. После техникума работал сначала токарем, а позднее – мастером цеха на военном заводе. В 1953 году возвратился в родную деревню, где работал инженером-механиком. В 1958 году переехал в поселок Бавлы (Татарстан) и до 1966 года работал шофером, автомехаником на транспортном предприятии «Бавлынефть» и литературным сотрудником районной газеты. Учился в вечерней школе и, получив аттестат зрелости, поступил заочно на историко-филологический факультет Казанского университета, который окончил в 1971 году по специальности татарский язык и литература. В 1966-1968 годах М.Хабибуллин работал заведующим отдела промышленности и транспорта газеты «Маяк» в Азнакаеве. В 1969-1971 годах он жил в Таджикистане, работал в средней школе преподавателем истории. В 1971 году переехал в Казань и в течение восемнадцати лет до 1989 года исполнял обязанности ответственного секретаря правления Союза писателей Татарстана. С 1989 года по 1999 год он заведовал отделом прозы в редакции журнала «Мирас». Серьезное увлечение М.Хабибуллина литературным творчеством началось в Бавлах. В 1968 году в сборнике «Люди и цветы» был опубликован его первый рассказ. Первая книга – «На перекрестке семи дорог» – вышла в 1969 году в Казани. Писательское призвание М.Хабибуллин получил после выхода в 1976 году романа «Водовороты». Этот роман дважды издавался на татарском языке и трижды (1978, 1980, 1985) – в переводе на русский язык. В этот же период он написал рассказы, повести («Цена хлеба», 1969; «Гора с горой не сходится»,1974; «Берега памяти»,1981; роман «Если реки потекут вспять»,1984), в которых писатель поднял проблемы современности. С начала восьмидесятых годов в творческой биографии М.Хабибуллина наметился поворот к исторической теме. Он задался целью художественно отобразить наиболее важные этапы исторического развития татарского народа в прошлом. Первым произведением такого рода явился роман «Кубрат-хан» (1985), посвященный основателю первого тюрко-булгарского государства на территории Приазовья и Западного Прикавказья в VII веке. Во второй половине восьмидесятых годов и девяностых годах были написаны романы «Посол – лицо неприкосновенное», «Чертово городище», «Сююмбике ханбике и Иван Грозный», «Внук хана Хансуар», «Божий подарок», «Батый-хан и Ляйля», «Айбиби» охватывающие исторические события времен Волжской Булгарии и Казанского ханства, и роман в двух частях «Атилла», посвященный легендарному полководцу гуннов, завоевавшему в VI веке могущественную Римскую империю. Исторические романы М.Хабибуллина отличаются острым, увлекательным сюжетом, достоверностью описываемых картин жизни различных народов далекого прошлого. За выдающиеся заслуги в области литературы Мусагит Хабибуллин удостоен званий «Заслуженный работник культуры ТАССР» (1977), «Заслуженный работник культуры РСФСР» (1987), почетный академик Академии гуманитарных наук Российской Федерации (1997). В 1984 году М.Хабибуллин удостоен литературной премии Союза российских писателей, в 1996 году – Международной премии Кул Гали, а в 2003 году за роман «Кубрат-хан» – Государственной премии Республики Татарстан имени Г.Тукая.
Төп басма китаплары – Основные издания
Татар телендә - на татарском языке: Җиде юл чатында: Повестü һәм хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1969. – 176 б. Кубрат хан: Тарихи роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1985. – 376 б. Чоңгыллар: Роман һәм хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1987. – 526 б. Илчегә үлем юк: Тарихи роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. – 384 б. Шайтан каласы: Тарихи роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1993. – 302 б. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный: Тарихи роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996. – 512 б. Хан оныгы Хансөяр: Тарихи роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1997. – 255 б. Аллаһы бүләге: Тарихи роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000. – 304 б. Кубрат хан: Тарихи роман. – Казан: Мәгариф, 2001. – 335 б. Батый хан һәм Ләйлә: Тарихи роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2002. - 384 б. Атилла: Тарихи роман. – Казан: Раннур, 2002. - 559 б. Айбиби: Тарихи роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. - 302 б.
Рус телендә - на русском языке: Сагди: Повестü. – М.: Современник, 1975. – 239 с. Водовороты: Роман. – М.: Современник, 1978. – 383 с. Восемнадöатая весна: Повести. – Казанü: Татар.кн.изд-во, 1982. – 384 с. Кубрат-хан: Роман. – М.: Сов. писателü, 1990. – 585 с. Кубрат-хан: Роман. – Казанü: Рухият, 2002. – 616 с. Сказание о Казани и дочери хана: Исторические романы. – Казанü: Татар.кн.изд-во, 2005. – 608 с.
Аның турында – О нем
Татар телендә - на татарском языке: Ђхмђтќанов М. Кубрат хан - безнећ тарих... // Мђгърифђт. - 2003. - 12 апрель. - Б.4. Ђшрђфќанов Х. Язучы џђм тарих // Казан утлары. - 1996. - № 12. - Б.145-156. Гамбәр Н. Бәхеткә юл – гел алда // Казан утлары. – 1977. - №12. – Б.148-152. Галимуллин Ф. Изге ният белән // Казан утлары. – 1987. - №12. – Б.157-161. Галимуллин Ф. Тарихтан гыйбрђт, халыктан гайрђт алып... // Казан утлары. - 1997. - № 12. - Б.140-142. Гђрђев М. Кубрат хан, Мљсђгыйт Хђбибуллинны олылап,њз тђхетенђ утыртты // Шђџри Казан. - 1997. - 9 дек. Дђњлђтшин Г. Айбибине нилђр борчыган? // Мђдђни ќомга. - 2005. - 14 гыйнвар. - Б.16. Ќђлилова Г. Мљсђгыйт Хђбибуллин: «Бђхет ул - мђл» // Шђџри Казан. - 2006. - 6 октябрь. - Б.12, 15. Зарипов Р. Изге эшлђр майтара ул - Кубратларны кайтара ул! // Шђџри Казан. - 2003. - 18 апрель. - Б.4. Зарипова Р. Без - Атилла оныклары // Мђдђни ќомга. - 2008. - 28 март. - Б.15. Зарипова Р. Тарих сукмакларыннан // Ватаным Татарстан. - 2003. - 28 март. - Б.4 . Зђкиев М. Гасырлар авазы // Мирас. - 1997. - № 12. - Б.27-28. Зђкиев М. Тарихны гђњдђлђндергђн ђдип // Ватаным Татарстан. - 1997. - 20 июнь. - 6б. Кђримуллин Ђ. Татар тарихына килгђн ђдип // Мирас. - 1997. - № 4. - Б.5-10; // Ватаным Татарстан. - 1997. - 18 апр. - 8-9б. Мостафин Р. Калђмдђшем – якташым // Мђгариф. - 1998. - № 2. - Б.54-55. Мљхђммђдиев Ђ. Кубрат патша йљргђн юлларда... // Мђдђни ќомга. - 2003. - 4 апрель. - Б.15. Нигъмђтуллин Э. Сђнгати энциклопедиябез // Мирас. - 1997. - № 5. - Б.32-34. Нотфуллина З. 70 нче еллар «авыл прозасы»нда књтђрелгђн кайбер проблемалар // Фђн џђм тел. - 2005. - №4 (октябрь- декабрь). - Б.26-28. Садыйков М. Мөсәгыйт Хәбибуллин // Мәгариф. – 2008. - №7. – Б.18. Сирматов И. Тарих тузаннарын сљрткђннђн соћ... Мђдђни ќомга. - 1997. - №48. - 5 дек. - 16б. Сирматов И. Тарихныћ бер сђхифђсе // Мирас. - 1998. - № 6. - Б.1О9-114. Татар ђдђбиятын њстерњдђге зур казанышлары љчен язучылар Рабит Батулла џђм Мљсђгыйт Хђбибуллинга «Татарстанныћ Халык язучысы» исеме бирелде //Ватаным Татарстан. - 2008. - 29 март. - Б.1; //Шђџри Казан. - 2008. - 2 апрель. - Б.1; //Мђдђни ќомга. - 2008. - 4 апрель. - Б.3. Урманче Ф. Чорлар, гасырлар илчесе // Мђдђни ќомга. - 2002. - 19 апрель. - Б.11. Урманче Ф. М.Хђбибуллин романы ућаеннан //Ватаным Татарстан. - 1996. - 16 авг. Урманче Ф. Мећ ярым ел элек // Казан утлары. - 2002. - №7. - Б.149- 157; №8. - Б.143-152. Урманче Ф. Тарихи хђтеребезне терелтүче! // Мирас. - 1997. - № 12. - Б.89-94. Хатипов Ф. Ђсђр нигђ ояла? //Мђдђни ќомга. - 1996. - № 27. - 5 июль; Хатипов Ф. Чњп утаганда // Татарстан. - 1995. - № 7- 8. - Б.114-117. Хђбибуллин М. Мђшџђр Гумилев фатихасы белђн // Мђгърифђт. - 2000. - 15 июль. - Б.5. Хђбибуллин М. Џђр кешенећ њз књзлеге // Мирас. - 1998. - № 8. - Б.46-48. Хђсђнова А. Кубрат хан оныгы / Ватаным Татарстан. - 2007. - 30 ноябрь. - Б.4. Юнысова А. Гасырлар илчесе . // Ватаным Татарстан. - 2003. - 26 февраль. - Б.5.
Рус телендә - на русском языке: Мустафин Р. Водовороты жизни // Сов. Татария. – 1977. – 8 дек. Об истории и современности // Лит. Россия. – 1998. – 8 марта. Мусин Ф. Движение характера // Правда. – 1980. - 11 янв.
|
||
|
Copyright © 2002-2003 ООО "Аккорт" |