КАЗАН ШЂЏЂРЕНЕЋ ЊЗЂКЛЂШТЕРЕЛГЂН КИТАПХАНЂ СИСТЕМАСЫ


 

Баш биткђ

ЊКС

Китапханђлђребез

Басмалар

 Ресурслар

ЊКС тормышы

Клублар

Кунакханђ

 

 

БАСМАЛАР   Йљрђген былбыл чаккан шагыйрь

 

 

Шагыйрь Зљлфђткђ (Дљлфђт Маликов) 55 яшь тулуга багышланган ђдђби–музыкаль кичђ сценари)

 

Шагыйрь Зљлфђтнећ 55 еллыгына багышланган ђдђби–музыкаль кичђ сценарие.  IХ–ХI классларда уккучылар љчен ђзерлђнгђн. Китапханђчелђр тарафыннан укучылар катнашында њткђрелђ. Шулай ук монтаж формасында њткђрелергђ мљмкин.

Сценарийныћ максатлары: Зљлфђт иќатына кызыксыну уяту, биографиясе белђн таныштыру, аныћ поэзиясендђ тљп темаларны ачыклау, љлкђн класс укучыларын хђзерге татар ђдђбиятындагы мђхђббђт поэзиясенећ бер вђкиле белђн таныштыру.

 

Шулай ук Зљлфђт иќатына багышланган китап књргђзмђсе ђзерлђргђ мљмкин. Биредђ Зљлфђтнећ фотосурђте, аныћ рус џђм татар телендђ басылган китаплары, шагыйрь турында вакытлы матбугатта чыккан мђкалђлђр, Зљлфђт иќаты турында китапларда басылган материаллар урын ала. Књргђзмђне «Чытырманда былбыл сайрый» дип атап була.

Зљлфђт ќыентыклары: «Беренче карлыгачлар» (1968, коллектив ќыентык), «Язмышлар ярында» (1971), «Утлы бозлар» (1978), рус телендђ «Осенние костры» (1985), «Созвездие Сююмбеки» (1988) – коллектив ќыентык, «Адашкан болыт» (1990),  «Ике урман арасы» (1995), «Йљрђгемне былбыл чакты» (1999).

Зљлфђт турында мђкалђлђрне файдаланылган ђдђбият исемлегендђ табарга мљмкин.

 

Йљрђген былбыл чаккан шагыйрь

1 нче алып баручы (1 а.б.): Шигърият – кеше йљрђгенећ тантанасы, ќанныћ књклђргђ ашкан мђлендђге ќићеллеге, књћел самимилеге бђйрђме. Бу бђйрђмдђ кешелекнећ ић матур, ић књркђм сыйфатлары гына урын ала. Игелек, изгелек, кић књћеллелек, наз, батырлык, мђхђббђт кебек бљек хислђр, тирђн тљшенчђлђр шигърият тукымасын тђшкил итђ.

Зљлфђт шигърияте – тормыш, яшђеш симфониясе ул. Анда ил бљеклеге дђ, халкыбызныћ шанлы тарихы џђм љметле килђчђге дђ, сљю–наз тулы нечкђ кичерешлђр дђ урын алган.

2 нче алып баручы (2 а.б.): 2002 елныћ 3 гыйнваренда Татарстан Республикасыныћ атказанган сђнгать  эшлеклесе, республиканыћ Г.Тукай џђм М.Ќђлил исемендђге бњлђклђр лауреаты, татар халкыныћ књренекле шагыйре  Зљлфђткђ 55 яшь тулачак.

Зљлфђт (Дљлфђт Госман улы Маликов) 1947 елныћ 3 гыйнварендђ Татарстанныћ Мљслим районы Яћа Сђет авылында туа. Казанда университет тђмамлагач, 1969 елныћ апреленнђн журналист буларак эшли. Књпмедер вакыт «Яшь леничы» газетасында ђдђби хезмђткђр булуын исђпкђ алмасаћ, ул гомере буе «Чаян» журналына тугрылыклы. Ђлегђ кадђр Зљлфђт «Чаян» журналында эшкђртњче редактор булып эшли.

1 а.б.: Зљлфђтнећ беренче шигъри тђќрибђлђре матбугатта студент елларында ук књренђ башлый. Шагыйрьнећ ике дистђгђ якын тђњге шигырьлђре яшь шагыйрьлђрнећ  «Беренче карлыгачлар» дигђн књмђк ќыентыгында (1968) басылып чыга. Яшь шагыйрьнећ беренче китабы исђ «Язмышлар ярында» (1971) була. 30 елдан артык иќат гомерендђ Зљлфђт тагын берничђ ќыентык чыгара: «Утлы бозлар» (1978), рус телендђ «Осенние костры» (1985), «Созвездие Сююмбеки» (1988) – коллектив ќыентык, «Адашкан болыт» (1990),  «Ике урман арасы» (1995). Зљлфђтнећ 1999 елда «Рухият» нђшриятында «Йљрђгемне былбыл чакты» дигђн китабы басылды. Бу китаплар халкыбызга атап язылган. Аларныћ џђрберсендђ –мђхђббђт кыйссасы, халык язмышы, ђрнегђн ќан.

2 а.б.: Зљлфђт шагыйрь гына тњгел, ул ђле тђрќемђче џђм драматург та. Шекспирныћ «Йљгђнсезгђ авызлык», Лопе де Веганыћ «Биюче»се, Шиллерныћ «Юлбасарлар»ы Г.Камал исемендђге Татар дђњлђт академия театры сђхнђсендђ аныћ тђрќемђсендђ бара. Шагыйрьнећ курчак театры љчен язган ђсђрлђре санап бетергесез. Бу ућайдан Чыћгыз Айтматовныћ

романына нигезлђнгђн «Гасырдан озын бер кљн» шигъри драмасын, татар халык аваз иќатына таянып язылган «Ат љреккђн шомлы тљн» ђсђрен, 1999 елныћ март ахырларында сђхнђдђ куелган «Таћга – Чулпан, Айга – Зљџрђ» дигђн шигъри–трагик драмасын ђйтњ дђ ќитђдер.

1 а.б.: Зљлфђтне гомере буе мђхђббђт озата бара. Кайнар яшьлек елларында шагыйрь «былбыл оясына» кагылган,  ул Ватанына да «сљю булып килеп кергђн»:

Биллђџи, дим:

                      гомер дигђнебез,

Еллар белђн санап карасаћ,

Мећ афђтле еллар тњгел џич тђ –
Мђхђббђтле еллар лђбаса!

Шул мђхђббђтен ул укучылары белђн дђ бњлешђ, чљнки аныћ бу хисе шулкадђр зур, шагыйрь аны њзендђ генђ саклауны гљнаџ итеп тоя. Ул шундый язмыш љчен дљньяга рђхмђтле. Шагыйрь хислђре белђн њзен мђћге яшь итеп тоя, яшьлеге белђн безнећ белђн дђ уртаклаша.

Упкын тљплђрендђ гљллђр њскђн

Кыяларны белеп сайладым…

Мин

         Былбылдан сезне чактырырмын,

Тыћлатырмын елан сайравын.

2 а.б.: Ул њзенећ ић беренче ќыентыгындагы эпиграф–шигырендђ њк шигъриятенећ пафосын,

 эчтђлеген бирђ.  Аныћ иќатында Табигать, Кеше, Моћ, Ил, Сљю – бер яссылыктагы, бер рђттђге тљшенчђлђр. Хђзер аныћ «Дњрт ќыр» дигђн шигыре яћгырар.

(Укучы башкаруында «Дњрт ќыр » шигыре бирелђ)

Аргы ярда ђле кљмеш ќырлар,

Елларныћ да аргы ярында,

Чыдар микђн йљрђк ахыргача

Ќырлаганчы шуныћ барын да?

Беренче ќыр – илем турында ул,

Олы юлга дђшкђн ќырдыр ул,

Йљрђк кадђр чђчђк бљрелђре

Тирбђлешеп торган кырдыр ул…

Икенче ќыр … ђни турында ул,

Ун мећ еллык тере кљйдер ул;

Бу ќиџанда ќанны ќылытучы

Бердђнбер љй, изге љйдер ул.

Љченче ќыр… Сљю турындадыр –

Мећ яћарган иске моћдыр ул;

Яшђњ љчен, чиксез дђвам љчен

Џавадыр ул, сихри тындыр ул.

Дњртенче ќыр… Бусы ќырланадыр

Елларныћ ић аргы ярында.

Ансын каен ќырлар.. каберемдђ…

Калганнарын – њзем! Барын да!..

1 а.б.: Зљлфђтнећ џђрбер књзђнђгендђ кеше џђм халык язмышы хакында уй яши. «Илем» шигырендђ (1990) ул:

Мећ яралы татар илем минем!

Газиз язмышыћны нишлђттећ?

Кемнђр тиде? Кем кагылды сића?

Књрђлђтђ кемнђн кљчлђттећ?

Нилђр кљтђ сине, бичара ил?

Књз яшедђй џђр чак –  таћнарда…

Кара кояш бата офыгыћда,

Гел карадан таћыћ уяна… —

дип яза. Чынлап та бу татар илеме? Аныћ нинди шанлы тарихы булган бит. Сине талаганнар, балаларыћны таркатканнар, тарихыћны њзгђртеп язганнар. Зљлфђт шигырендђ ђрнеп ђнђ шулай яза да:

Язмыш кынаћ синећ авыр булды –

Ќићел була књрсен туфрагыћ…

Нигезлђргђ, тирђн баз тљбенђ,

Яшерелгђн атлар калыкты.

Юкса,

     Халкым, сића ясин укып,

Бик арыдым… Бик тђ ялыктым. —

дип очлап куя.

 

Дђвам итђргђ

     

 Copyright © 2002-2003   ООО "Аккорт"